Балык Бистәсеннән гаилә Татарстан Республикасы Рәисе исемендәге тантаналы кабул итүдә катнашты.

2024 елның 28 августы, чәршәмбе

Ел саен Татарстан Республикасы көне алдыннан Рөстәм Миңнеханов тантаналы кабул итү үткәрә, анда барлык районнардан Мактаулы гаиләләр катнаша. Республиканың Быел безнең районнан Илдус Нурмөхәммәт улы һәм Гөлчирә Гаян кызы Моталлаповлар гаиләсе чыгыш ясады. Моталлаповлар гаиләсенең 39 еллык гаилә тормышы бер-берсенә карата сакчыл мөнәсәбәткә, үзара аңлашуга, игелеклелеккә һәм шартсыз мәхәббәткә нигезләнгән. Алар ике матур бала һәм оныклар тәрбияләп үстергәннәр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International