Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды буенча(Кайбыч, Югары Ослан, Апас, Кама Тамагы, Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Зеленодольск, Биектау, Лаеш, Питрәч, Әтнә, Арча, Балтач, Саба, Теләче, Балык Бистәсе, Кукмара, Мамадыш муниципаль районнары): Алмашынучан болытлы. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, боз явуы ихтимал. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан. Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан 4-9 м/с, яшен вакытында кыска вакытлы көчәю 15-18 м/с. Төнлә һаваның минималь температурасы +13..+16˚. Көндез максималь температура +22..+26˚.