2024 елның 30 июлендә Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль район Советының утырышлар залында Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль район Советының L утырышы узды. Каралган сораулар:
1. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының 2023 елгы бюджеты үтәлеше турында.
2. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Советының «Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль вазыйфаны даими нигездә биләүче затларга акчалата бүләкләүләр, муниципаль хезмәткәрләренең вазыйфаи окладлары күләмнәрен, айлык һәм башка өстәмә түләүләрне һәм аларны гамәлгә ашыру тәртибен билгеләү турында» 07.07.2022 елның XXII-3 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында.
3. 2025 елга һәм 2026 һәм 2027 еллар план чорына Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы бюджетына физик затлар керемнәренә салымнан өстәмә норматив белән күчерелә торган муниципаль районның бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә дотация алмаштыруны килештерү турында.
4. «Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районында «Казан-Оренбург»-Балык Бистәсе автомобиль юлының 17+475 километрында Әшнәк елгасы аша күперне реконструкцияләү» объекты буенча планлаштыру һәм межалау проектын раслау турында.
5. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Советының аерым карарларының үз көчләрен югалтуын тану турында.
6. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы җирлекләренең төзекләндерү өлкәсендә, предметы җирлек территориясен төзекләндерү кагыйдәләрен үтәү һәм күрсәтелгән мәсьәләне норматив-хокукый җайга салу булган, муниципаль контрольне гамәлгә ашыру вәкаләтләрен кабул итү турында.