«Гаилә нигезе-дин" Шундый лозунг астында Балык Бистәсе муниципаль районының Күгәрчен авылында гаилә кыйммәтләрен саклауга, хәзерге дөньяда гаилә институтын үстерүнең мөһимлегенә юнәлдерелгән чара узды. Ул борынгы мәдәни мирас ядкәре булган мәчеттә оештырылган, быел әлеге корылмага нигез салынуга 120 ел тула. Мәрьямбикә Шәмсевәлиева һәм битараф булмаган кешеләр инициативасы белән бинаны реконструкцияләү эшләре башланды. Киләчәктә анда музей булдыру планлаштырыла, бу безнең районда туризм үсешенә ярдәм итәчәк. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова, Татарстан мөселман хатын-кызлары берлеге иҗтимагый оешмасы рәисе Наилә Җиһаншина, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина һәм район имам-мөхтәсибе Рамазан хәзрәт Хисаметдинов һәм башкалар катнашты. Мәчет ишеге төбендә коймак пешерелә, самоварларда чәй әзерләнә, бу исә өй җылысын һәм матурлыгын арттыра. Кунаклар өчен шулай ук гаилә гамәли сәнгате мастер-класслары оештырылды: шамаил һәм эпоксид сумаладан бизәнү әйберләре ясау, «Ак Калфак» эшләнмәләре, шәл бәйләү буенча мастер-класс, районда уздырыла торган «Бистә шәле» хатын-кызлар халык һөнәрчелеге фестивале кысаларында һәм «Бистә кабартмасы»эшләнмәләре белән почмак. Гаилә елы кысаларында үрнәк гаиләләр бүләкләнде. Аларга район тормышында актив катнашулары һәм үсеп килүче буыннарга уңай үрнәк күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерделәр. "Рухи бердәмлек – Нык гаилә үсешенең төп шартларының берсе" - нәкъ менә шушы фикер үткәрелгән чараның төп җебе булды.