Күптән түгел генә Россиядә яшь бәйрәм — Россия халыкларының күптөрле традицияләрен чагылдырган бердәм фольклор көне барлыкка килде. Бу көн кысаларында үзәк балалар китапханәсе укучылар белән «Фольклорная радуга» халык әкиятләре буенча сәяхәт үткәрде, чөнки рус фольклорының зур өлешен халык әкиятләре тәшкил итә.