Холера-фекаль- аеруча куркыныч йогышлы авыру. Ел саен бөтен дөньяда 1,3 миллионнан 4 миллионга кадәр кеше холера белән авырый һәм 21 000 дән 143 000 гә кадәр кеше аннан үлә. 2023 елда Азия һәм Африканың 38 илендә 850 меңнән артык кеше холера белән авырган. Россиядә холера буенча эпидемиологик вәзгыять яхшы, әмма холера белән авыру буенча имин булмаган илләрдән кертү куркынычы бар. Имин булмаган илләргә сәфәр кылган гражданнарга, һичшиксез, 6 төп кагыйдәне истә тотарга кирәк. 1.Шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә, бәдрәфкә кергәннән соң, ризык әзерләү һәм кабул итү алдыннан кулларны юарга; 2.Кайнатылган яки шешәләргә салынган суны гына эчәргә, эчемлекләрне суыту өчен боздан файдаланмаска; 3.Җиләк-җимешне һәм яшелчәләрне яхшылап юарга; 4.Диңгез һәм елга продуктларын җентекләп термик эшкәрткәннән соң гына кулланырга; 5.Сәфәрләрдә су һәм азык-төлек продуктларының куркынычсызлыгына игътибар итәргә: шикле урыннарда тукланудан качарга, 6.Махсус рөхсәт ителгән сулыкларда гына коенырга, шул ук вакытта суны йотмаска. Холера белән авыру буенча имин булмаган Илләр Исемлеге: Әфганстан, Пакистан, Бангладеш, Һиндстан, Непал, Таиланд, Бенин, Бурунди, Конго, Замбия, Зимбабве, Камерун, Кения, Комор утраулары, Малави, Судан, Танзания, Уганда, Эфиопия, Көньяк Африка Республикасы, Бразилия, Гаити, Әфганстан, Йемен, Пакистан, Сүрия, Сомали, Филиппин.