Районда балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиянең киңәйтелгән утырышы узды.

2024 елның 18 июне, сишәмбе

Утырышта район башлыгы Радик Ислямов, Балык Бистәсе районы прокуроры Максим Жолобов, районның мәгариф учреждениеләре директорлары һәм аларның тәрбия эшләре буенча урынбасарлары катнашты. Көн тәртибендә ТР Административ хокук бозулар кодексының 3.11 маддәсенең 1 өлеше буенча административ материалны карау, балигъ булмаганнарны наркотиклаштыруны профилактикалау мәсьәләләре буенча ведомствоара хезмәттәшлек һәм «Яшүсмер-2024»ведомствоара профилактик операциясен үткәрү турында чыгышлар тыңланды. Шулай ук район башлыгы балигъ булмаганнарның караучысызлыгын һәм хокук бозуларын профилактикалау эшенә керткән өлеше, социаль куркыныч хәлдә булган балаларга һәм гаиләләргә ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт хатлары белән бүләкләде: Дарья Вильчинская-Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы вазифаларын башкаручы; Зөлфия Гайнетдинова-«Балык Бистәсе үзәк район хастаханәсе» ДАССОның психиатр-нарколог табибы Комиссия рәисе Айгөл Вафина Россия Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе районы буенча начальнигы урынбасары Раил Галимовка һәм «Балык Бистәсе агротехника техникумы»ДАПОУ укытучысы Радик Гадеевка җәмәгать тәрбиячесе таныклыкларын тапшырды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International