Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы тарафыннан тикшерү үткәрелде

2024 елның 14 июне, җомга

Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы җир һәм су законнарының үтәлешен тикшерде. Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районында гражданның милкендә законсыз формалаштырылган җир участогы барлыгы ачыкланды. Гомуми файдаланудагы җирләрне дәүләт милкенә кайтару максатыннан табигатьне саклау прокуроры судка мөрәҗәгать итте. Татарстан Республикасы Тәтеш район суды прокурор таләпләрен канәгатьләндерде. Суд акты участок чикләре турында күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрына үзгәрешләр кертү өчен нигез булып тора. Закон бозуларны бетерү табигатьне саклау прокуратурасы контролендә. Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы Татарстан Республикасының Алабуга муниципаль районы территориясендә урман законнарының үтәлешен тикшерде. Районның җирле үзидарә органнары тарафыннан законсыз рәвештә җир участоклары формалаштырылган, аларның составына гомуми мәйданы 10 гектардан артык булган дәүләт урман фонды җирләре кертелгән. Закон бозуларны бетерү максатыннан табигать саклау прокуроры тарафыннан авыл җирлекләре һәм районның җирле үзидарә органнары адресына закон бозуларны бетерү турында 3 күрсәтмә кертелде, законсыз боерыкларга 2 протест китерелде. Прокурор реакциясе актлары карау стадиясендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International