Социаль хезмәткәрләр көне

2024 елның 14 июне, җомга

13 июньдә район Мәдәният йортында социаль хезмәткәр көненә багышланган чара узды. Анда Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Энҗе Нигъмәтҗанова катнашты. Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы Радик Ислямов белән бергә алар районның социаль хезмәткәрләрен котладылар һәм Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Рәхмәт хатлары һәм Балык Бистәсе муниципаль районының Рәхмәт хатлары белән бүләкләү тантанасын үткәрделәр. Шулай ук Балык Бистәсе районының социаль яклау бүлеге башлыгы Рафаэль Исмәгыйлев тәбрикләде: «Социаль хезмәткәр көне-зур йөрәкле һәм мәрхәмәтле кешеләр көне. Хезмәтегез, игелегегез, мәрхәмәтегез өчен рәхмәт. Сез үзе турында кайгырта алмаган кешеләр өчен зур эш эшлисез», - дип мөрәҗәгать итте ул тамашачыларга. Бүләкләү тантанасыннан соң кечкенә концерт булды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International