Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы тарафыннан тикшерү үткәрелде

2024 елның 11 июне, сишәмбе

Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы калдыклар белән эш итү өлкәсендәге законнарның үтәлешен тикшерде. Казан шәһәренең Вахитов районында Куйбышев сусаклагычының яр буе полосасы чикләрендә 800 кв. м. артык мәйданлы 5 куркыныч класслы рөхсәтсез калдыклар чүплеге урнашканлыгы ачыкланган. Закон бозуларны бетерү максатыннан табигать саклау прокуроры судка мөрәҗәгать итте. Суд карары белән прокурор таләпләре канәгатьләндерелде. «Казан шәһәре Башкарма комитетының Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе» МКУГА чүплекне бетерү бурычы йөкләнгән. Суд карары үтәлде. Сусаклагычның яр буе калдыклардан чистартылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International