Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы «Россия Федерациясенең Кызыл китабына кертелгән һәм (яки) Россия Федерациясенең халыкара килешүләре белән саклана торган төрләргә караган аеруча кыйммәтле үсемлекләрне һәм гөмбәләрне аңлы рәвештә юк итү яки зыян китерү, шулай ук законсыз чыгару, җыю һәм әйләнеше»260.1 маддәсен куллану турында аңлата. Җинаять җаваплылыгы түбәндәге гамәлләрне башкарган өчен килә: 1. Россия Федерациясенең Кызыл китабына кертелгән һәм (яки) Россия Федерациясенең халыкара килешүләре белән саклана торган төрләргә караган аеруча кыйммәтле үсемлекләрне һәм гөмбәләрне, шулай ук мондый үсемлекләрне һәм гөмбәләрне, аларның продуктларын, өлешләрен һәм дериватларын (ясалмаларын)законсыз рәвештә чыгару, җыю, сатып алу, саклау, ташу, җибәрү яки сату; 2. Россия Федерациясенең Кызыл китабына кертелгән һәм (яки) Россия Федерациясенең халыкара килешүләре белән саклана торган төрләргә караган аеруча кыйммәтле үсемлекләрне һәм гөмбәләрне, аларның продуктларын, өлешләрен һәм дериватларын (ясалма) массакүләм мәгълүмат чараларын яки электрон яки мәгълүмати-телекоммуникация челтәрләрен, шул исәптән Интернет челтәрен кулланып, законсыз сатып алу яки сату. Җинаять составының субъектив ягы турыдан-туры ният белән характерлана. Җинаять кылган өчен 9 елга кадәр иректән мәхрүм итүгә кадәр җаваплылык каралган.