Балык Бистәсе халкы яраткан Сабантуен-татар милли бәйрәмен билгеләп үтте. Бу бәйрәм, безгә гасырлар төпкеленнән килеп җиткән, һәрвакыт көтелгән вакыйга булган һәм булып кала. Иртәдән үк бәйрәм кунакларын милли ризыклар һәм эчемлекләр, җырлар, халык биюләре белән каршы алдылар. Шулай ук Сабантуй мәйданчыгында бәйрәм ярминкәсе дә эшләде. Традиция буенча авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтләделәр, бүләкләү тантанасында Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы Радик Ислямов һәм Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова катнашты. Гаилә елы хөрмәтенә районда гаилә институтын үстерүгә аерым игътибар бирелә. Бүгенге көндә дә бергә яшәү юбилярлары игътибарсыз калмады, алар шулай ук Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Безнең милли бәйрәмгә Беларусь Республикасы Минск өлкәсенең Стародорожский районы вәкиле Дмитрий Давыдов килгән иде. Бу бәйрәмнең төп бәйгеләре ат чабышы һәм милли көрәш . 2024 елның абсолют батыры традиция буенча мәйдан әйләнде , шулай ук район Башлыгының махсус бүләген алды. Төрле спорт ярышларыннан тыш, Сабантуй кунаклары өчен бай мәдәни программа оештырылды. Сәхнәдә Татарстан Республикасының атказанган артистлары Фирдүс Тямаев һәм Раяз Фасихов чыгыш ясады. Бәйрәм бик күңелле узды. Ел саен ул безгә һәм киләчәк буыннар өчен мәдәни мирасны һәм традицияләрне саклауның мөһимлеген искә төшерә.