Балык Бистәсе районына БРИКС халыкара форумында катнашучы илләрдән кунаклар килде

2024 елның 3 июне, дүшәмбе

Балык Бистәсе районы XlX халыкара БРИКС форумында катнашучы илләрдән килгән кунакларны: Һиндстан, Бразилия, Көньяк Африка һәм Үзбәкстан югары уку йортлары җитәкчеләрен каршы алды. Кунакларны 1 нче Балык Бистәсе гимназиясендә кабул иттеләр. Мәгариф бүлеге башлыгы Илсур Садыйков аларны районның мәгариф учреждениеләре эше белән таныштырды. Аннары делегация яр буена, Балаларны яклау көненә багышланган чарага барды. Балалар кунакларны туган телләрендә шигырьләр белән сәламләделәр. Роза Вәлиева бүләкләү тантанасында катнашты. Ил вәкилләре сәхнәдән җылы кабул итүләре һәм мондый мөһим чарага бару мөмкинлеге өчен рәхмәт сүзләре белән чыгыш ясады. Район башлыгы Радик Ислямов кунакларны безнең төбәкнең мәдәнияте: традицион ризыклар, җырлар һәм биюләр белән таныштырды.  Көрәшчеләр күрсәтмә чыгыш ясадылар. Концерттан соң Башкарма комитет җитәкчесе Данис Сатдинов кунаклар белән бергә Мәңгелек ут янына чәчәкләр салды,  Балык Бистәсе кешеләре өчен иң зур горурлык-Ватаныбызны саклаган ата-бабалары. Аннары район мәдәният йортында визитның рәсми өлеше узды: Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айгөл Вафина районның барлык өлкәләрдә үсеше турында сөйләде. Чара халык биюләре , җырлар, инструменталь ансамбль чыгышы белән үрелеп барды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International