Бүген Кама елгасы буенда Балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм узды.
Территориядә төрле уеннар, күңел ачулар, күргәзмәләр, балалар интерактив мәйданчыклар һәм төрле мастер-класслар оештырылды.
Район башлыгы Радик Ислямов җәйге каникуллар башлану белән котлады, барлык балаларга сәламәтлек һәм чиксез бәхет теләде. Шулай ук ул бүләкләү тантанасында катнашты:
Хәрби-патриотик чараларда актив катнашкан һәм Яшь армия хәрәкәтен популярлаштырган өчен Әхмәтов Ислам, Вәлиуллов Айбулат, Гыйләҗев Салават, Миннвалиев Азат бүләкләнде.
Балалар хәрәкәтендә һәм «Мөстәкыйль балалар» Республика наркотикларга каршы проектында актив катнашкан өчен Тимербаева Җәмилә һәм Степанова Вероника бүләкләнде.
Бу көнне ата-аналар барлык эшләрен читкә куеп балалары белән ял иттеләр Гаилә елында бу мизгелләр бик мөһим. Балаларны яклау көне балалар өчен күңелле бәйрәм генә түгел, бу җәмгыятькә барлык балаларның да бәхетле булып үсүе, укуы, яраткан эше белән шөгыльләнүе һәм киләчәктә үз илләренең лаеклы гражданнары булулары өчен бала хокукларын яклау кирәклеге турында искәртү дә.