Балык Бистәсе Үзәк мәйданында Россия чик буе хезмәте оешуга 106 ел тулуны бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чара узды.
Тантаналы чара барышында район башлыгы Радик Ислямовтан һөнәри бәйрәмгә катнашы булган барлык хәрби хезмәткәрләргә дә, гаскәрләр ветераннарына да котлау сүзләре яңгырады. Ул аларга ант һәм бурычка тугрылыклы булулары, авыр, Ватаныбыз иминлегек хакына фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук Пулатов Раил, Митрофанов Валерий, Жаров Евгенийга бүләкләр тапшырды. Митингта катнашучылар алдында Балык Бистәсе районы чик сакчылары берлеге рәисе Пулатов Раил чыгыш ясады.
Тынычлыгыбыз хакына үз гомерләрен биргән кешеләр истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде. Шулай ук митингта катнашучылар хәрби Дан монументына гирляндалар һәм чәчәк бәйләмнәре салдылар.