Ф.Әхмәдиев исемендәге балалар сәнгать мәктәбендә уку елын тәмамлауга багышланган тантаналы линейка узды. Барысын да шушы искиткеч бәйрәм белән мәктәп директоры И.Ш. Касыймова котлады һәм барлык бүлекләрдә: музыкаль, вокаль, хореография, театр һәм сынлы сәнгать бүлегендә укучы отличникларны мактау грамоталары белән бүләкләде. Барлык кунаклар өчен Капаруллина Александра һәм Муравова Эльвина дуэты музыкаль номер белән, шулай ук “Рапсодия” балалар хореография коллективы бию номеры белән чыгыш ясады.