Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгының Чик сакчысы көне белән котлавы

2024 елның 28 мае, сишәмбе

Хөрмәтле сугышчылар һәм чик буе хезмәте ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Чик сакчысы көне белән котлыйм.

Сезнең хезмәтегез һәрвакыт авыр һәм хөрмәтле булды, һәркемнән ныклык, югары һәм даими уяулык таләп итте.

Сезгә, чик сакчылары, ант һәм бурычка тугрылык, авыр һәм куркыныч белән бәйле хезмәтегез, чикләребезнең ныклыгы һәм ышанычлылыгы, Ватаныбызның территориаль бөтенлеге өчен рәхмәт.

Чик буе гаскәрләре бүген дә Россия дәүләтчелеген ышанычлы яклау, илебезнең иминлеген һәм аның чикләренең бөтенлеген гарантияләүче булып кала.

Ветераннарга, солдатларга һәм офицерларга, хәзерге Ватанны саклаучыларга сәламәтлек һәм озын гомер телим. Кыю кешеләрнең бу бәйрәме һәрвакыт тыныч һәм шатлыклы булсын!

Хөрмәт белән,

Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы

Радик Ислямов

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International