Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2024 елның 26 мае, якшәмбе

2024 елның 27 һәм 28 маенда төнлә урыны белән корау көтелә

һавада һәм туфракта -2 кадәр.

28 май төнендә башлыча Көнчыгыш һәм Көньяк районнарда.

Халыкка һавада һәм туфрак өслегендә туңу вакытында киңәшләр

Корау төшү сәбәпле, авыл хуҗалыгы культуралары һәм җылылык сөюче үсемлекләр зарарлану һәм һәлак булу куркынычы арта. Белгечләр агачларны саклау буенча чаралар күрергә киңәш итә. Бакчачылар тарафыннан яшь үсентеләрне туңудан коткаруның иң гамәли һәм еш кулланыла торган ысулы булып үсемлекләрне каплау тора. Материалның җылылык үткәрүчәнлеге аз булырга тиеш (каты гофрирланган кәгазь,  пленка, салам яки камыш ). Культураларны туңудан төтен шашкалары ярдәмендә дә сакларга мөмкин. Төтен шашкасы матдә катнашмасы белән тутырылган, ул янып, чәчәк атучы агач өчен зарарсыз  төтен чыгара.  Төтен шашкасы 8-10 минут эшли. Төтен өемнәре әзерләү өчен чимал салам, куак, үлән, торф, яфраклар, утыннар, чүп үләннәре, көнкүреш чүп - чарлары кулланыла акрын гына янып бетәчәк һәм күп төтен бүлеп чыгарачак (тышкы яктан дымлы материаллар куярга мөмкин). Эш шунда ки, бакчаны ут түгел, ә төтен саклый, ул җир өстеннән җәелә һәм аңа суынырга, җылысын бирергә мөмкинлек бирми

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International