2024 елның 31 маенда 10.00 сәгатьтә 422650, Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе штп., Ленин ур., 48 йорт адресы буенча урнашкан Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль район Советының утырышлар залында Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль район Советының чираттагы ХLIХ утырышы булачак.
Район Советы утырышында катнашу нияте булган гражданнарның гаризаларын Балык Бистәсе муниципаль район Башлыгы урынбасары Әхмәтҗанова Фирдания Гомәр кызы (8)843-612-27-08 телефоны буенча һәм F.Ahmetzyanova@tatar.ru электрон почтасына кабул итә.
Утырышның көн тәртибе:
1. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль район Советының «Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының 2023 елгы бюджеты үтәлеше турында» карары проекты хакында.
2. «2024 елга һәм 2025-2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы бюджеты турында»Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль район Советының 2023 елның 14 декабрендәге XLIV-1 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында.
3. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районында бюджет процессы турында Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль район Советының 2023 елның 26 сентябрендәге №XLII-2 карары белән расланган Нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында.
4. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы җирлекләре территориясендә төзекләндерү өлкәсендә муниципаль контроль турында Нигезләмәне раслау хакында.
5. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районында аларны биләү коррупция хәтәрлекләре белән бәйле булган муниципаль хезмәт вазыйфалары Исемлеген раслау турында.
6. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Троицкий Урай авыл җирлегендә Җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләрен раслау турында.
7. «Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Яңа Солтан авылының Үзәк урамындагы 41 нче җир кишәрлегенә газүткәргеч тармакландыру» объекты буенча территорияне планлаштыру проектын һәм ызанлау проектын раслау турында.
8. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының Шумбут авыл җирлегендә җирдән файдалану һәм төзелешләр кагыйдәләрен раслау турында.
9. 2024 елга Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының муниципаль мөлкәтен хосусыйлаштыруның Фаразлау планы (программасы) турында.
10. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районында милли мәдәниятләрне һәм гореф-гадәтләрне саклау һәм аларга ярдәм итү, милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрнең торышы, миграция вәзгыяте турында.
11. 2023 елда һәм 2024 елның беренче кварталында Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районында кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен саклау турында.
12. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль район Советының 2016 елның 15 июлендәге «Балык Бистәсе муниципаль районының «Йолдыз» фонды Уставын һәм советын раслау турында» XI-6 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында.
13. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль район Советының 2009 елның 27 июлендәге XXXX-3 номерлы карары белән расланган Балык Бистәсе муниципаль районының җирле үзидарә органында муниципаль хезмәткәрнең шәхси мәгълүматлары белән эшләүне оештыру һәм аның шәхси эшен алып бару турындагы Нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында.
1 комиссия
2024 елның 31 маенда 09.30 сәгатьтә 422650, Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе штп., Ленин ур., 48 нче йорт адресы буенча урнашкан Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты бинасының 22 нче кабинетында Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль район Советының бюджет, финанслар, икътисад, җирле салымнар һәм эшкуарлык буенча даими комиссиясенең 49/18 нче утырышы булачак.
Район Советының бюджет, финанслар, икътисад, җирле салымнар һәм эшкуарлык буенча даими комиссия утырышында катнашу нияте турында гражданнарның гаризалары Балык Бистәсе муниципаль район Советы Аппаратының оештыру бүлеге башлыгы Әхмәтвәлиева Резеда Габделәхәт кызы тарафыннан (8) 843-612-20-99 телефоны буенча һәм Ahmetvalieva.Rezeda@tatar.ru электрон почтасына кабул ителә.
Көн тәртибе:
1. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль район Советының «Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының 2023 елгы бюджеты үтәлеше турында» карары проекты хакында.
2 комиссия
2024 елның 31 маенда 9.30 сәгатьтә 422650, Татарстан Республикасы, Балык бистәсе штп., Ленин ур., 48 нче йорт адресы буенча урнашкан Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты бинасының 7 нче кабинетында Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль район Советының социаль сәясәт, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, яшьләр эшләре һәм спорт буенча даими комиссиясенең 49/6 нчы утырышы булачак.
Район Советының социаль сәясәт, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, яшьләр эшләре һәм спорт буенча даими комиссия утырышында катнашу нияте турында гражданнарның гаризалары Балык Бистәсе муниципаль район Советы Аппаратының оештыру бүлеге башлыгы Әхмәтвәлиева Резеда Габделәхәт кызы тарафыннан (8) 843-612-20-99 телефоны буенча һәм Ahmetvalieva.Rezeda@tatar.ru электрон почтасына кабул ителә.
Көн тәртибе:
1. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районында милли мәдәниятләрне һәм гореф-гадәтләрне саклау һәм аларга ярдәм итү, милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрнең торышы, миграция вәзгыяте турында.
2. 2023 елда һәм 2024 елның беренче кварталында Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районында кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен саклау турында.
3 комиссия
2024 елның 31маенда 09.45 сәгатьтә 422650, Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе штп., Ленин ур., 48 нче йорт адресы буенча урнашкан Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты бинасының 11 нче кабинетында Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль район Советының транспорт, төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча даими комиссиясенең 49/5 нче утырышы булачак.
Район Советының транспорт, төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча даими комиссиясенең утырышында катнашу нияте турында гражданнарның гаризалары Балык Бистәсе муниципаль район Советы Аппаратының оештыру бүлеге башлыгы Әхмәтвәлиева Резеда Габделәхәт кызы тарафыннан (8) 843-612-20-99 телефоны буенча һәм Ahmetvalieva.Rezeda@tatar.ru электрон почтасына кабул ителә.
Көн тәртибе:
1. «Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Яңа Солтан авылының Үзәк урамындагы 41 нче җир кишәрлегенә газүткәргеч тармакландыру» объекты буенча территорияне планлаштыру проектын һәм ызанлау проектын раслау турында.