Ф.Әхмәдиев исемендәге балалар сәнгать мәктәбендә чыгарылыш кичәсе

2024 елның 24 мае, җомга

22 май көнне Ф.Әхмәдиев исемендәге балалар сәнгать мәктәбендә чыгарылыш кичәсе узды. 24 яшь һәм талантлы укучы сәнгать мәктәбен тәмамлау турында таныклык алды. Мәктәпне тәмамлаучыларны традиция буенча балалар сәнгать мәктәбе директоры И.Ш. Касимова котлады. Шулай ук Балык Бистәсе районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары А.К. Вафина һәм Балык Бистәсе районы Башкарма комитетының социаль-мәдәни өлкә бүлеге җитәкчесе Л.В. Кәримуллина чыгарылыш укучыларына узләренең теләкләрен әйттеләр.

Бәйрәм программасына чыгарылыш сыйныф укучыларының якты номерлары керде. Ата-аналар  укытучылар адресына ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

Бәйрәм чарасы азагында чыгарылыш сыйныф укучылары күккә шарлар җибәрделәр һәм теләкләр теләделәр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International