2024 елның 29 маенда мәгариф мәсьәләләре буенча «Хатын-кызлар игътибары» телефон кайнар линиясен оештыру

2024 елның 24 мае, җомга

«Мәрхәмәт - шәфкатьлелек» Татарстан Республикасы Дәүләт Советы хатын – кыз депутатлары берләшмәсе Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил С.Х. Сабурская белән берлектә 2024 елның 29 маенда 10-14 сәгатьләрдә мәгариф мәсьәләләре буенча «Хатын-кыз игътибары» телефон кайнар линиясен оештыра (мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына, мәктәпләргә (1 һәм 10 сыйныфларга), урта махсус уку йортларына, югары белем бирү учреждениеләренә кабул итү, җәйге ял оештыру һ. б.).
Кайнар линия телефоннары: 8(843) 236-00-71, +7(960) 049-68-14 (WhatsApp сораулары өчен).

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International