Җәйге янгын куркынычы сезоны алдыннан Балык Бистәсе янгын сүндерү-коткару часте янгын сүндерүчеләре Балыклы Чукай авыл җирлегенә янгын сүндерү автомобиле ГАЗ 66 тапшырдылар. Мондый техника авыл җирлеге өчен бик кирәк. Әлеге автомобиль берничә ел дәвамында төзексез хәлдә булган. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов һәм янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре ярдәме белән автомобиль тулысынча торгызылган.