Район башлыгы Радик Ислямов Халыкара гаилә көне уңаеннан Нель һәм Гөлсинә Миңнехановлар гаиләсендә булды. Быел алар бергә яшәүнең 50 еллыгын билгеләп үтәләр. Башлык рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды. Ул билгеләп үткәнчә, мондый гаиләләр үрнәк булып тора, гаилә парларына озак еллар дәвамында нык сәламәтлек һәм гаилә иминлеге теләде.