Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре проекты буенча җәмәгатьчелек фикер алышуы

2024 елның 17 мае, җомга

14 майда Шомбыт авылында Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Д. Ризаев, Балык Бистәсе муниципаль районы Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Э.Петрова, төзелеш, архитектура һәм ТКХ бүлеге башлыгы И Хәмидуллин, Шомбыт авыл җирлеге башлыгы Н Сергеев катнашында Шомбыт авыл җирлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре проекты буенча фикер алышулар узды . Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен тикшерү барышында физик һәм юридик затлардан тәкъдимнәр һәм искәрмәләр килмәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International