15 майда Балык Бистәсенең үзәк мәйданында Халыкара гаилә көненә багышланган чара узды.
Чарада район башлыгы Радик Ислямов катнашты. Ул барлык катнашучыларны бәйрәм белән котлады. Аннары чарада катнашучылар Галиевлар һәм Вәлиуллиннар гаиләләрен хөрмәтләделәр. Быел алар бергә яшәүләренең 50 еллыгын билгеләп үтәләр. Район җитәкчесе аларга рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды, нык сәламәтлек һәм иминлек теләде. Галиевлар гаиләсе башлыгы мондый игътибар өчен рәхмәт белдерде һәм чарада катнашучы башка гаиләләргә үгет-нәсыйхәтләр бирде. Шулай ук ике дини конфессия вәкилләре дә эчкерсез теләкләр белән чыгыш ясадылар. Чара ахырында, Гаилә елы кысаларында, район Башлыгы гаилә велопробегына старт бирде. Марафонда 9 гаилә катнашты. Бүләкләү тантанасында Башкарма комитет җитәкчесе Данис Сатдинов катнашты. Һәр гаилә грамота һәм истәлекле бүләк алды.