Административ комиссия утырышы

2024 елның 15 мае, чәршәмбе

2024 елның 8 маенда Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Абдулхарис улы Сатдинов рәислегендә Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы административ комиссиясенең чираттагы утырышы узды, аның барышында Татарстан Республикасы Административ хокук бозулар кодексының 3.6 статьясындагы 1 өлешендә каралган административ хокук бозулар турында 2 беркетмә каралды: Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Анатыш авыл җирлеге һәм Балык Бистәсе шәһәр җирлеге территорияләрен төзекләндерү кагыйдәләрен бозу.

Югарыда күрсәтелгән статьяда гражданнарга 2 000 сумнан 3 500 сумга кадәр; вазифаи затларга 15 000 сумнан 30 000 сумга кадәр; юридик затларга 200 000 сумнан 500 000 сумга кадәр кисәтү яки административ штраф салу рәвешендә җәза каралган.

Административ комиссия искәртә: Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының Балык Бистәсе шәһәр һәм авыл җирлекләре территорияләрен төзекләндерү кагыйдәләре нигезендә йорт хуҗалыгы территориясеннән читтә тыела:

теләсә нинди материалларны, туфракны, утынны, чабып алынган үләнне, чүп-чарны зур габаритлы калдыкларны, төзелеш материалларын өеп кую;

комплектсыз (төзек булмаган) транспорт чарасын саклау;

шлакны ташлау, сыек көнкүреш калдыкларын агызу;

чүплек чокырлары ясау.

Каты коммуналь калдыклар өчен контейнерларга эре габаритлы калдыклар, автомобиль шиналары , сыек матдәләр, авыл хуҗалыгы калдыклары, биологик һәм химик актив калдыклар, терекөмеш, электр чыганаклары (батареялар һәм аккумуляторлар) булган яктырткычлар һәм электр лампалары медицина калдыклары, җир участокларында эш нәтиҗәсендә барлыкка килгән үсемлек , төзелеш калдыклары ташлау тыела.

Контейнерларга яки бункерларга урнаштыру тыелган төзелеш чүп-чарларын һәм башка төр чүп-чарны чыгару калдык хуҗалары тарафыннан мөстәкыйль рәвештә яки коммуналь хезмәтләргә үз хисабына полигоннарга (калдыкларны урнаштыру өчен махсус җиһазландырылган корылмалар) гариза бирү юлы белән башкарыла.

Гаепле кешеләр 6 500 сум штрафлар рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды.

Административ комиссия атна саен вәкаләтле вазыйфаи затлар тарафыннан ишегалды территорияләренең, урамнарның, контейнер мәйданчыкларының санитар-экологик торышын һәм чисталыгын контрольдә тоту, санкцияләнмәгән чүплекләрне ачыклау һәм бетерү буенча чаралар үткәрелүен искәртә.

Хөрмәтле район халкы! Сездән район территориясен һәм авыл җирлекләрен төзекләндерү кагыйдәләрен бозмавыгызны сорыйбыз. Үз территорияләрегездә чисталык һәм тәртип саклагыз. Ишегалдыгызны, урамыгызны, йортыгызны яратыгыз, үз районыгызны яратыгыз. Уртак тырышлык белән генә без район территориясендә тиешле тәртип урнаштырачакбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International