Татарстан Республикасы Рәисенең эш визиты белән Балык Бистәсе районына килде

2024 елның 13 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Балык Бистәсе муниципаль районына эшлекле сәфәр кылды. Сәфәрдә аны район башлыгы Радик Ислямов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин озатып йөрде.

 Рөстәм Миңнеханов язгы кыр эшләренең барышын бәяләде, басулардагы оператив хәл белән танышты. Алан-Полян авылында роботлаштырылган ферм эшен карап чыкты, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән әңгәмә корды. Район башлыгы Радик Ислямов терлекчелек өлкәсендәге вәзгыять турында сөйләде.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Биектау авылындагы «Кояшкай» балалар бакчасында һәм Яңавыл авылындагы фельдшер – акушерлык пунктында булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International