9 майда Үзәк мәйданда Балык Бистәсе халкы Бөек Җиңү көнен билгеләп үтте! Митингта район башлыгы Радик Ислямов, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов , Балык Бистәсе муниципаль районының хәрби комиссары подполковник Фәрит Ваһапов катнашты. Чараның мактаулы кунаклары-Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар. Балыкбистәлеләр Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булган авылдашлары һәйкәленә истәлекле гирляндалар, веноклар һәм чәчәкләр салдылар. ##ДеньПобеды #9 май #бердәмроссия #Татарстан