"Спорт - тормыш нормасы" федераль проекты һәм "Демография" милли проекты кысаларында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм итү алдыннан 2024 елның 8 маенда Балык Бистәсе районында "Җиңел атлетика марафоны-2024"ярышлары узды. Марафонга Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Д.А. Сатдинов старт бирде. Катнашучылар Олы Кульга авылыннан старт алдылар, ә финишка Балык Бистәсе шәһәр тибындагы үзәк мәйданда килделәр.. Ярышлар нәтиҗәләре буенча үз яшь категорияләрендә призерлар һәм җиңүчеләр билгеләнде.
14 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге яшь категориясендә Ямаш авылыннан Багавиев Әмир җиңүче булды. 18 яшьтән алып 30 яшькә кадәрге ир - атлар арасында: 1 урынны Фатихов Айнур (ДОО(П)Ц), 2 урынны Гимаев Булат (Эчке эшләр министрлыгы) алды.
Хатын - кызлар арасында 18-30 яшь категориясендә җиңүче-Вәлиуллина Миләүшә (Трой Урай авылы).
Ир - атлар арасында 31 яшьтән алып 40 яшькә кадәрге категориядә: 1 урын-Дияров Алмаз ("Балык Бистәсе урта гомуми белем бирү мәктәбе 2" не тәмамлаган); 2 урын - Сафин Айнур ("Олы Кульга урта гомуми белем бирү мәктәбе"н тәмамлаган).
Ир - атлар арасында 41 яшьтән алып 50 яшькә кадәрге категориядә җиңүче-Төхвәтуллин Рәмис (Шумбут авылы).
51 яшьтән өлкәнрәк яшь категориясендә: 1 урын - Герасимов Владимир (Олы Кульга мәктәбенең беренче физик культура укытучысы); 2 урын - Татаринов Сергей (Олы Кульга авылы); 3 урын - Фаисханов Камил (авыл хуҗалыгы идарәсе).
Җиңүчеләр, призерлар, шулай ук марафонда катнашучылар грамоталар һәм бүләкләр белән бүләкләнделәр.