Үзмәшгульләр өчен "Мин-Татарстан" ярминкәсендә катнашуга гаризалар кабул итү ачылды

2024 елның 8 мае, чәршәмбе

Ярминкәдә Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып баручы үзмәшгульләр бушлай катнаша ала Ул аларга осталыкларын үстерү һәм үз эшләнмәләрен сату өчен бик яхшы мөмкинлек бирә. Сез яңа клиентлар таба аласыз, хезмәттәшләрегез белән файдалы элемтәләр урнаштыра аласыз һәм 24, 25 һәм 26 майда Казан шәһәренең  Г. Камал театр мәйданында үз эшләрегезне сату тәҗрибәсен ала аласыз.  Гаризаны РФ МСП цифрлы платформасында бирергә мөмкин : +7(843)524-90-90 чара «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында ТР Икътисад министрлыгы ярдәме белән «Минем бизнес»үзәге тарафыннан оештырылган

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International