Балык Бистәсе муниципаль районының Яңавыл авылында социаль үзәк ачылды, анда фельдшер-акушерлык пункты һәм авыл китапханәсе урнаша. Яңа ФАПта авыл халкы үз территориясендә квалификацияле фельдшерлык ярдәме ала алачак. Бу аларга вакцинация, тикшерүләр һәм беренчел медицина ярдәме алу мөмкинлеген сизелерлек җиңеләйтәчәк.