Бүген үзәк мәйданда Мәңгелек утны кабызуга багышланган Митинг узды.

2024 елның 7 мае, сишәмбе

Бүген үзәк мәйданда Мәңгелек утны кабызуга багышланган Митинг узды.

Бүген Россиянең 11 төбәгендә бер үк вакытта даими яну режимында мемориаль комплексларда Мәңгелек утлар кабыздылар.gorenjey topseds. Балык Бистәсе районында Бөек Ватан сугышында совет халкының Җиңүенең 79 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында Мәңгелек ут кабызуга багышланган тантаналы чара һәм митинг узды.

Элек, районда Мәңгелек ут бәйрәм көннәрендә генә кабызыла иде. Мәңгелек утны кабызуда ветераннар, җәмәгатьчелек вәкилләре, оешма җитәкчеләре һәм халык катнашты. Мемориалда ут кабызу хокукы Балык Бистәсе районы башлыгы Радик Ислямовка һәм ветераннар (пенсионерлар) советы җитәкчесе Рафаэль Шәвәлиевка бирелде.

"Безнең ил Бөек Җиңү өчен кыйммәтле бәя түләде. Без, мәңгелек утны кабызып, аларның истәлеген йөрәкләребездә саклыйбыз. Бүген без  киләчәк буыннарны бу хәтерне , бу утны сакларга өндибез", - диде район Башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International