Бүген Балык Бистәсендә махсус хәрби операция уздыру зонасында һәлак булган якташыбыз Ипполитов Андрей Викторович истәлегенә мемориаль такта ачылды. Тантанада район башлыгы Радик Ислямов катнашты. Ул тагын бер тапкыр билгеләп үткәнчә, геройлар турында хәтер сакланырга һәм киләчәк буыннарга үз Ватанына батырлык һәм тугрылык үрнәге буларак тапшырылырга тиеш. Чарада катнашучылар һәлак булган геройны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм чәчәкләр салдылар.