Ф. Әхмәдиев исемендәге балалар сәнгать мәктәбенең отчет концерты

2024 елның 27 апреле, шимбә

26 апрельдә район мәдәният йортында Ф.Әхмәдиев исемендәге балалар иҗат мәктәбе укучыларының еллык отчет концерты булды.

Тантаналы чарада район Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов катнашты. Ул яшь талантларга төрле республика конкурсларында катнашкан һәм җиңгән өчен грамоталар тапшырды. Яшь талантлар үсешенә зур өлеш керткән өчен педагогларга рәхмәт сүзләрен белдерде. Шулай ук Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина һәм социаль-мәдәни өлкә бүлеге башлыгы Лилия Кәримуллина да уңышлар һәм яңа казанышлар теләделәр.

Бу кичне тамашачыларның йөрәкләрен вокалистлар, биючеләр, гитарачылар, курайчылар, театр сәнгате актерлары, баянчылар, пианистлар яулады. Шулай ук РДК фойесында сәнгать бүлеге укучылары тарафыннан оештырылган искиткеч күргәзмә оештырылган иде.

Сәнгать мәктәбе педагогларына зур рәхмәт белән ата-аналар чыгыш ясады, алар иҗатның балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә мөһимлеген билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International