Радиация аварияләре нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучыларны хөрмәтләү.

2024 елның 26 апреле, җомга

Бүген район мәдәният йортында Чернобыль һәлакәте турында халыкара хәтер көненә һәм радиация аварияләре нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар көненә багышланган чара узды.

Балык Бистәсе районы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов аларның хезмәте һәм фидакарьлеге өчен рәхмәт белдерде: «Сезнең хезмәтегез һәм Ватанга тугрылыгыгыз аркасында бүген без саф һава сулыйбыз һәм матур планетабызда яшибез.  Сезнең батырлыгыгыз мәңгегә безнең йөрәкләрдә калачак.

Очрашуда катнашучылар өчен чәй эчү һәм концерт оештырылды. Һәр килүчегә аерым игътибар бирелде, ә чара ахырында район башлыгы Радик Рәмис улы Ислямов исеменнән азык-төлек җыелмалары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International