"Талантлы син, Балык Бистәм"

2024 елның 26 апреле, җомга

24 апрельдә Күгәрчен урта гомуми белем бирү мәктәбендә якташлар белән очрашу булды.

Очрашуда Татарстан язучылар һәм журналистлар берлеге әгъзасы, күп кенә китаплар авторы Рәсимә Гарифуллина, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты Фәүзия Солтан, халык язучысы, Г.Тукай премиясе лауреаты Тәлгать Галиуллин шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Вазих Фатыйхов язучы, тарихчы Нурулла Гариф безнең районның яшь шагыйре Гүзәл Хәбибуллина катнашты.

Очрашу тирән эчтәлекле, рухи яктан бай, укучылар һәм кунаклар өчен файдалы һәм күңелле булды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International