Бүген Балык Бистәсендә махсус хәрби операция уздыру зонасында һәлак булган якташыбызның истәлеге мәңгеләштерелде.
Князев Станислав Олеговичка мемориаль такта сугышчы яшәгән йортка куелган. Анда катнашучылар геройны бер минут тынлык белән искә алдылар, аннары чәчәкләр салдылар.
Геройлар турында хәтер сакланачак һәм киләчәк буыннарга үз Ватанына батырлык һәм тугрылык үрнәге буларак тапшырылачак.