Хоккей чын ир-егетләр спорты! Ул интеллектны, чыдамлыкны, рух көчне, үз-үзенә ышанычны һәм командада эшләү осталыгын үстерә.
Бүгенге көндә Слобода Арена боз сараенда профессиональ тренер Фадейчев Никита Владимирович җитәкчелегендәге 2017-2018 елгы балалар командасы хоккей белән шөгыльләнә. Команда 2023 елның гыйнварында оештырылды. Атнага 5 тапкыр балалар бозда һәм спорт залында шөгыльләнәләр. 18 апрельдә район командасы Питрәч авылыннан хоккей командасы белән иптәшләрчә матчта очрашты. Безнең егетләр югары дәрәҗәдәге әзерлек, кызыклы уен һәм тренерның куелган бурычларын төгәл үтәүләрен күрсәттеләр. Балык Бистәсендәге хоккей секциясе белән якыннан танышырга теләүчеләрне Слобода Арена боз сараена чакырабыз.
Элемтә өчен телефоннар: +79510842670,+79274104505