Безнең яшь спортчылар 16-18 апрельдә Байлар Сабасында "Саба - Опен"бадминтон буенча бөтенроссия яшүсмерләр ярышларында кабат яхшы нәтиҗә күрсәттеләр. Ярышларда ТР һәм РФ шәһәрләреннән һәм районнарыннан 180 дән артык спортчы катнашты. Районыбызның спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре бик яхшы чыгыш ясады: 2014 елда туган һәм аннан яшьрәк яшь категориясендә Пулатов Аяз ялгыз һәм ир-атлар парлы разрядында бронза призер булды.Чиркина Виктория хатын-кызлар парлы разрядында икенче урынны алды. Котлыйбыз һәм алга таба җиңүләр телибез!