Апрель аенда балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе әгъзалары тарафыннан Балык Бистәсе муниципаль районында социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләргә ведомствоара чыгулар оештырылды.
Аның барышында 13 балигъ булмаган баласы булган 8 гаиләдә торак-көнкүреш шартлары тикшерелде.
Ата-аналарга санитар-гигиена нормаларын һәм янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү буенча киңәшләр бирелде.