"Әйдә ШаяРТ!" татар лигасы КВНы

2024 елның 17 апреле, чәршәмбе

16 апрельдә район мәдәният йортында " Әйде ШаяРТ! " КВН лигасы уены узды
Чарада 6 команда катнашты:
1) "Чулман чуерташлары"мәдәният бүлеге командасы
2) "Беренчеләр Хәрәкәт"командасы
3) "Күгәрчен текәләре" Күгәрчен урта гомуми белем бирү мәктәбе командасы 
4) "Адидас"спорт һәм яшьләр бүлеге командасы 
5) "Йолдыз"балалар бакчасы командасы
6) "Салават Күпере"балалар бакчасы командасы.

Татар телендә чыгыш ясаучы командалар арасында 1 урынны "Адидас" командасы, 2 урынны "Салават Күпере" командасы, 3 урынны "Чулман чуерташлары" мәдәният бүлеге командасы алды.
Гран-при  "Күгәрчен текәләре"урта гомуми белем бирү мәктәбе командасына бирелде!
Рус телендә чыгыш ясаган командалар арасында 1 урынны "Беренчеләр хәрәкәте"командасы алды. Гран-при "Йолдыз"командасына бирелде.

Бүләкләү тантанасында район Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов катнашты.
Барлык командаларга Дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International