«1 нче Балык Бистәсе гимназиясе» МББУның хуҗалык эшләре буенча директор урынбасары Шәйдуллин Ринат Габделхәй улы «1 нче Балык Бистәсе гимназиясе» МББУ бинасына капиталь ремонт ясауга керткән шәхси өлеше өчен ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитетының оештыру бүлеге баш белгече Сәфәрова Алсу Фәргат кызы нәтиҗәле һәм намуслы хезмәте өчен, шулай ук тууына 35 ел тулу уңаеннан Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Барлык бүләкләнүчеләрне котлыйбыз һәм уртак иминлегебезгә керткән кыйммәтле өлешләре өчен рәхмәт белдерәбез.