Мәдәният, мәгариф һәм җирле үзидарә объектларын капиталь ремонтлау.

2024 елның 15 апреле, дүшәмбе

Узган шимбәдә район Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов районның авыл җирлекләрендә капиталь ремонт объектларын әйләнеп чыкты. Хәзерге вакытта эшләр Котлы-Бөкәш авылында алып барыла, анда җирле урта гомуми белем бирү мәктәбендә азык-төлек блогы ремонтлана. Зур Мәшләк авылында авыл мәдәният йорты бинасы,шулай ук авыл җирлеге бинасы ремонтлана.

Объектлар өчен җаваплы затлар белән алга таба эш итү планы турында фикер алыштылар һәм расладылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International