Районда халык мәдәниятен үстерү, саклау һәм актуальләштерү буенча семинар узды

2024 елның 15 апреле, дүшәмбе

"Таткультресурсцентр" ДБУ гамәлгә ашыра торган "Мәдәни десант"проекты кысаларында семинарда катнашучылар ТР Мәдәният министрлыгы белән берлектә Ф.Әхмәдиев исемендәге балалар сәнгать мәктәбендә булдылар, анда балалар сәнгать мәктәпләре эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Мәктәптә укытучы Л.Г. Миңнегалиеваның "Ел фасыллары", "Гаилә елы" һәм "Милли колорит"темасына эшләреннән күргәзмә оештырылды. Ә укытучы Заһидуллина Л.Г. "Декоратив-кулланма сәнгать дәресләре барышында укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү"темасына чыгыш ясады.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International