11 апрельдә Котлы Бөкәш мәктәбе базасында балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы күчмә утырышы уздырылды. Утырышта балигъ булмаганнар белән эшләү буенча профилактиканың барлык субъектлары, шулай ук Котлы Бөкәш авыл җирлеге Башлыгы Нәҗипов Габдрәшит Газиз улы катнашты.
Мәгариф оешмасында укучыларның караучысызлыгын һәм хокук бозуларын профилактикалау эшен оештыру, балигъ булмаганнар һәм профилактик исәптә торучы гаиләләр белән индивидуаль профилактик эш алып бару турында Котлы Бөкәш мәктәбе директоры Салахиев Нәкиф Юныс улы хәбәр итте.
Социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр белән эшләү турында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге мөдире Минвәлиева Әнисә Галимулла кызы сөйләде.