Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2024 елның 10 апреле, чәршәмбе

2024 елның 11 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә күрү мөмкинлеге 500 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк булган томан көтелә.
Урамнарда һәм юлларда йөргәндә бик сак булыгыз. Юл аша чыгу өчен мөмкин булганча җир өстендәге яки җир астындагы җәяүлеләр үтүләрен генә кулланыгыз. Балаларны күзәтегез, өлкәннәргә һәм авыру кешеләргә ярдәм итегез.
Игътибарлы һәм сак булыгыз! Ашыгыч хезмәтләр телефоны 112.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International