18 апрельгә кадәр сайтта һәм Россия почтасы бүлекчәләрендә вакытлы басмаларга 30% ка кадәр ташлама белән язылырга мөмкин. Нәшрият йортлары белән бергә компания 1 900дән артык басмага язылу бәясен киметәчәк. Алар арасында иҗтимагый-сәяси, күңел ачу һәм тар махсуслаштырылган газеталар һәм журналлар, шул исәптән Татарстанда чыгарыла торган басмалар да бар.