"Минем Бизнес" үзәге соц контракт алучылар өчен бушлай "Эшмәкәр әлифбасы" онлайн-укыту үткәрә.

2024 елның 8 апреле, дүшәмбе

13 мартта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында түгәрәк өстәл узды. Социаль контракт алган эшмәкәрләргә алга таба ярдәм итү мәсьәләләре каралды.  2023 елда Татарстанда контракт алучылар саны 5300 кешегә җитте шуларның 1708дән артыгы "Минем бизнес"үзәгендә белем алды

Татарстан Республикасында эшкуарларга ярдәм күрсәтүнең бу төре 2011 елдан гамәлгә ашырыла.

 ИП, үзмәшгульлек оештыру өчен дәүләттән 350 000 сум , шәхси ярдәмче хуҗалык алып баруга 200 000 сум күләмендә ярдәм алырга мөмкин.

«Кече һәм урта эшкуарлык» милли проектын тормышка ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм "Минем Бизнес" үзәге соц алучылар өчен "Эшкуар әлифбасы" н бушлай онлайн-укыту үткәрә. .

Уку эшмәкәрлек нигезләрен өйрәнүгә, шулай ук социаль контракт төзү өчен бизнес-план төзүгә юнәлдерелгән. Уку айга бер тапкыр уза, катнашу өчен  МСП рф цифрлы платформасында теркәлергә кирәк (xn--l1agf.xn--p1ai)

Татарстан Республикасының «Минем бизнес» үзәгенә ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүматны 8(843)524-90-90 номеры буенча белергә мөмкин.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International