«Мәрхәмәт – шәфкать» парламент берләшмәсе һәм Архангель өлкәсе хатын-кызлар депутатлар Палатасы утырышы

2024 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген парламентта «Мәрхәмәт-шәфкать» Дәүләт Советының хатын – кыз депутатлары берләшмәсе һәм Архангельск өлкәсе хатын-кызлар депутатлар палатасының уртак утырышы узды.

Утырышта катнашучылар төбәкләрдә социаль сәясәтне гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар, хатын-кызлар җәмгыятьләре эшчәнлеге турында сөйләделәр, шулай ук социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыру буенча уңышлы практикалары белән уртаклаштылар.

"Балык Бистәсе муниципаль районында социаль практикалар: социаль проектларны гамәлгә ашыру һәм тәҗрибә" темасына доклад белән Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы урынбасары Фирдания Гомәр кызы Әхмәтҗанова чыгыш ясады.

Шулай ук аңа Архангельск өлкәсе хатын-кыз депутатларыннан истәлекле сувенир тапшырыла.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International