Китапханәдә Россиядә Гаилә елы кысаларында "Роберт Миңнуллин әсәрләрендә гаилә образы” исемле әдәби десант уздырылды. Чарада "Роберт Миңнуллин укыйбыз" республика акциясенең муниципаль этабы җиңүчеләрен хөрмәтләделәр. Балык-Бистәсе муниципаль районының төрле авылларыннан 10 гаилә катнашты. Роберт Миңнуллин шигырьләре укылды, аның сүзләренә иҗат ителгән җырлар башкарылды. Һәр гаиләнең чыгышы видео-презентация белән бергә үрелеп барды.